Тынлык кына араларда. Бушлык кына…

Тынлык кына араларда. Бушлык кына.
Сынагандай: синме-минме сабыр?!
Якты сагыш йогып калган тәрәзәмдә
Синсез шәүләм. Һәм дә елак яңгыр…

Ничек җуйыйм җан авазың кайтавазын:
«Тик син генә!» — дигән көннең-төннең.
Карашымны күңелеңә чигеп,
«Яратасым килә!»- дигән өнең

Кая куйыйм?! Күңел өянәгем
Кубарылып чыккан чакта чиктән,
Тынлык түгел! Синле хәтеремне
Адаштырыр яңа давыл көтәм.

Гомер шәмдәлеңдә ут үрләткән
Башка очкын, белмим, табылырмы?!.
Җанның яратудан торган чагын
Син ничектер?! Ә мин… Сагынырмын!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт